Әфганстанның Хост вилаятендәге шартлауда 9 кеше һәлак булды

Җирле полиция башлыгы хәбәр итүенчә, бомба юл кырыена куелган булган һәм йөк машинасы узып барганда шартлатылган. Үлүчеләр барсы да тыныч халык, алар арасында хатын-кызлар һәм балалар да булган.

Полиция бу хәл “Әфганстан дошманнары” эше дип белдерә. “Әфганстан дошманнары” дип илдә хөкүмәт көчләренә һәм Әфганстандагы халыкара иминлек көчләренә каршы көрәшүче талибларны атыйлар.