Әфганстандагы ике шартлауда 8 кеше үтерелгән

Әфганстанның көньягындагы Кандаһар вилятендә булган ике шартлауда кимендә 8 кеше үтерелгән.

Урындагы хакимиятләр белдерүенчә, интихарчылар тыелган этләр сугышын карарга дип җыелган халык арасында бомбалар шартлаткан.