Клинтон: Каддафи кичекмәстән хакимияттән китәргә тиеш

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Либия җитәкчесе Муаммар Каддафи яңа кан коюларсыз, кичекмәстән хакимияттән китәргә тиеш дип белдерде.

Клинтон моны Женевада БМО Кеше хокуклары шурасында әйтте.

"Халыкара хокукый йөкләмәләрне һәм гомуми әхлак кагыйдәләрен бозучы бу гамәллләр өчен полковник Каддафи һәм аның тирәсендәгеләр җаваплы. Үз гамәлләре аркасында алар хакимияттә булу вәкаләтен югалтты һәм Либия халкы шуны аңлады: Каддафи китәргә тиеш. Бернинди яңа кан коюсыз яки кичегүсез”, - диде Клинтон.

Клинтон халыкара җәмәгатьчелекне Либиядәге кризисны туктату өчен бергәләп эшләргә чакырды.

Клинтон Каддафи хакимияте тыныч халыкка янавын һәм үтерүен дәвам иткәндә Вашингтон бернинди чараны да мөмкинлек буларак кире какмый диде.