Roxette Казанда тамаша күрсәтте



Зур сәхнәдән ун ел югалып торганнан соң, Швециянең танылган Roxette төркеме дөнья буйлап концертларын Казаннан башлады.

Билет бәясе 1 меңнән алып 6 мең сумга кадәр җитсә дә, 28 февраль "Татнефть-арена" боз сараена тамаша карарга меңләгән кеше килгән иде.

Дөньякүләм танылган йолдызлар Татарстан башкаласында өч көн була. Алар Казанның Ривьера кунакханәсендә тукталган.

Казаннан соң Roxette киләчәк концертларын Самар, Екатеринбур, Новосибирскида күрсәтәчәк.