БМО: Либиядән Туниска дистәләрчә мең кеше кача

БМОның качаклар идарәсе Либиянең көнбатышында Тунис чиге янында вәзгыять куркыныч чигенә якынлаша дип белдерде.

Соңгы ун көндә 70-75 меңләп кеше көч кулланудан чик аша Туниска качкан дип хәбәр ителә.

Бүген Женевада БМОның качаклар идарәсе вәкиле Мелисса Флемиң узган бер тәүлектә генә дә Туниска 14 меңләп кеше качты диде.