Парижда Ширак эшен дә тикшергән мәхкәмә башланды

Жак Ширак

Парижда мәхкәмә ришвәтчелекне тикшерү эшен башлады. Гаепләнүчеләрнең берсе – Франциянең элекке президенты Жак Ширак. Ширак мәхкәмәгә сишәмбе килер дип көтелә.

Хәзерге Франция тарихында беренче тапкыр илнең элекке җитәкчесе мәхкәмә каршына баса. Ширак 1980 еллар һәм 90 еллар башында эш урыннары булдырганда дөрес булмаган мәгълүмат бирүдә гаепләнә. Ул вакытта ул Париж мэры вазифаларын башкара.

Прокуратура экс-президент акчаларны үз фиркасе файдасына юнәлткән дип фаразлый.

Җәза бирелә калган очракта 78 яшьлек Жак Ширак 10 елга төрмәгә ябылырга һәм 150 мең евро түләргә мөмкин. Мәхкәмә каршына Ширак белән бергә тагын 9 кеше баса.