Лосино-Петровски шәһәрендә эчә торган суны яхшырту таләбе белән каршылык чарасы үтте

Мәскәү янындагы Лосино-Петровски шәһәрендә яшәүчеләр эчә торган су начар булганга каршылык чарасына чыкты.

Әлеге чараны оештыручылар әйтүенчә, 700 ләп кеше җыелган. Хакимият аны үткәрергә рөхсәт биргән.

Лосино-Петровскида 22 меңләп кеше яши. Алар күп еллар инде өйләренә килгән суны эчә алмый. Сатып алырга мәҗбүрләр.

Чарада катнашучылар конституциядә каралган сәламәт һәм лаеклы тормышка хокуклары бозылганын әйткән.