Чаллы мәчетләрендә төн куну тыела

"Тәүбә" мәчете

Элек-электән мөселманнар сәфәр вакытларында мәчетләрдә кунган. Анда үзләренә сыену урыны тапкан. Хәзер Чаллы мәчетләрендә мосафирларны төнгелеккә калдырмау турында әмер бар.

Чаллының беренче төзелгән “Тәүбә” мәчете ишегенә мондый сүзләр язып эленгән: “Мәчеттә төн кунып чыгу тыела”. Әлеге белдерү урыс телендә булып, кулдан язылган һәм ни өчен тыела, кем әмере белән – анысы хакында аңлатма юк.

Вазгыятьне ачыклау максатыннан “Азатлык” хәбәрчесе Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллага мөрәҗәгать итте.

“Хәзерге вакытта сәфәрчеләр күбәйде. Алар үзләрен мөселман дисәләр дә, араларында төрле милләт вәкилләре бар. Күреп торабыз – төрле хәлләр булып тора. Сакланганны саклармын, ди Аллаһе Тәгалә. Без дә инде саклану йөзеннән имамнар, мөхтәсибләр җыелып, мәчетләрдә төн кунуны тыярга дигән карарга килдек.

Бу карар фәрман булып чыкты һәм бүген инде гамәлдә. Моннан берничә ел элек “Болгар” мәчетендә каравылчыны үтереп, акчалар урлау вакыйгасын искә алу да җитәдер. Әйе, мәчетләрдә төн куну тыелды”, диде Әлфәс хәзрәт.
Әмма әлеге фәрман кайбер очракларда бераз йомшый, ягъни мәчеттә төн кунарга да рөхсәт итә. Мәсәлән, якын арада Чаллыда Коръән уку бәйгесе була. Төрле төбәкләрдән килгән шәкертләр Чаллының “Ак мәчет”ендә куначак. “Безгә мәгълүм булган шәхесләргә мәчетләрдә куну рөхсәт ителә”, ди мөхтәсиб.

Мәчет керемнәрен кем контрольдә тота?


Чаллы мөселманнары арасында мондый сүз дә таралды: мәчетләргә кергән акчаның күләме, аның нинди максатларда тотылуы хакында мөхтәсибәттә хисап таләп итәчәкләр икән. Бу сүздә хаклык күпме? Әлфәс хәзрәт моңа да җавап бирде.

Әлфәс хәзрәт Гайфулла
“Безнең мондый әмеребез булмады, бу бер уйдырма гына дип уйлыйм. Гомер-гомергә һәр мәхәллә үз хисабын үзе алып барган, имам үз мәхәлләсе өчен җавап биргән, керем-чыгымнары белән идарә иткән. Алга таба да шулай барыр.

Нинди дә булса үзгәреш булса, без аны диния нәзарәтеннән алган булыр идек. Андый күрсәтмә юк һәм акча мәсьәләләре бүген дә мәхәлләнең үзендә хәл ителә”, диде ул.

Мәчеткә кергән акчаларның күләмен күрсәтеп хисап бирүгә имамнар нинди карашта, бу гамәл дөрес булыр идеме? Бу сорау белән Чаллының “Тәүбә” мәчете имамы, дистәләгән китаплар авторы Идрис хәзрәт Галәветдингә мөрәҗәгать иттек.

“Мөхтәсиб мәчетләрнең хәлен белергә тиеш. Кайсы мәчетнең хәле авыррак, аларны тигезләү өчен ярдәм бирү кирәктер. Мөхтәсиб кеше кайсы мәхәлләдә нинди эш башкарылганын, эшләнәсен белеп торырга, күпме акча кергән, күпме чыккан, дөрес баралармы, хәбәрдар булырга мөмкиндер. Ул бит бу акчаларны җыеп зур-зур өйләр салырга җыенмыйдыр. Шуңа аның тикшерергә хокукы бар. Безнең мәчеткә дә комиссия килеп тикшереп китә ала. Моңа безнең мәчет нигезнамәсе дә рөхсәт бирә” дип, мәхәллә акчаларын хисапка алуда хилафлык күрмәвен белдерде ул.