Пакстанда җеназа вакытында шартлауда 30 дан артык кеше үлгән

Пакстанның Пешавар шәһәре янында булган шартлауда 30 дан артык кеше үлгән, кимендә 45 кеше яраланган.

Полиция бомбаны интихарчы шартлаткан дип белдерә. Террор гамәле хатын-кызны күмгәндә оештырыла. Аның ире талибларга каршы җирле халыктан оештырылган хәрби төркем башлыгы була.