Йәмән президенты яңа конституция вәгъдә итте

Йәмән президенты Гали Абдулла Салих

Йәмән президенты Гали Абдулла Салих идарә вәкаләтләренең бер өлешен парламентка тапшырып ил конституциясен үзгәртергә вәгъдә итә.

Салих конституциягә үзгәрешләр кертү референдумы быел булачак дип ышандырды.

Аннан да кала, яңа сайлау кануны эшләячәк милли бердәмлек хөкүмәте төзергә дә тәкъдим итте.

Йәмәндәге оппозиция 30 ел җитәкчелек иткән Салихның китүен таләп итә. Илдә берничә атна халык күтәрелешләре бара. Полиция белән бәрелешләр вакытында 30 лап кеше үлде.