Кытай шахтасындагы шартлауда 19 кеше үлгән

Кытайның Гуйчжоу вилаятендәге күмер шахтасындагы шартлауда 19 кеше үлгән.

Синьхуа агентлыгы хәбәр итүенчә, шартлау вакытында шахтада 34 эшче булган, аларның 15е исән кала алган.

Хәзерге вакытта каза сәбәпләре тикшерелә. Дөньядагы иң куркыныч шахталар Кытайда дип санала. Ел саен анда шартлауларда меңнәрчә кеше үлә.