Русиянең күп кенә шәһәрләрендә социаль протест чаралары уза

Русиянең күп кенә шәһәрләрендә социаль протест чаралары уза. “Русия мәгарифе куркыныч астында” дигән акцияләр Мәскәү, Владивосток, Петербур, Новосибирски һәм башка кайбер шәһәрләрдә оештырылды. Әлеге чара хакимият белән килештерелгән. Аны оештыручылар хөкүмәт алып барган мәгариф реформасына чик куюны истә тота.

Моннан тыш, берничә шәһәрдә торак-коммуналь хезмәтләр һәм бензинга бәя артуга каршы гомумрусия каршылык чаралары уза.

Ә Мәскәүдә “Химки урманын яклаучылар” хәрәкәте һәм Мәскәү янындагы башка урманнарны яклаучылар юл төзү өчен агачларны кисүгә каршылык йөзеннән пикет оештырды.