Бәһрәйнга гадәттән тыш хәл кертелгән

Бәһрәйн патшасы Хәмәд ибн Иса Әл-Хәлиф илдә барган протест чараларына җавап итеп 3 айга гадәттән тыш хәл кертелү турында игълан итте.

Бәһрәйн дәүләт телевидениесе хәбәр итүенчә, Әл-Хәлиф гадәттән тыш хәлдә тәртип урнаштыруны иминлек көчләренә йөкләгән.

Элгәре Согуд Гарәбстанының меңнән артык хәрбие Бәһрәйнга кергән иде. Патша гаиләсе аларның керүен сораган дип хәбәр ителә.