Бүген театр сайттан башланырга тиеш

Илмир Хәбибуллин

Соңгы бер-ике елда һәр татар театры диярлек сайтлы булды. Әмма алар сыйфатлы эшләнгәнме, даими яңартыламы, онлайн режимда билетка заказ биреп буламы? Бу турыда “Сәхнә” журналы хәбәрчесе Илмир Хәбибуллин белән сөйләштек.
Театр өчен сайт ул электрон визит картасы сыман. Әмма интернет-сәхифә башка вазифаларны да үти ала. Илмир татар театрлары сайтларына күзәтү ясаган, аларны җентекләп өйрәнгән.

Илмир, төп нәтиҗә нинди?


Бүген татар театрлары интернетны яулый – төп нәтиҗә шул. Һәрберсе үз дәрәҗәсендә. Камал театры яхшы гына сайт булдырган. Аны даими яңартып та торалар.

Перифериядәге театрлардан шулай ук яхшылары бар. Камал театры дәрәҗәсенә әкренләп менеп баралар. Мәсәлән, Әлмәт театры сайты. Шул ук вакытта яңа гына ачылып килүчеләре дә бар. Мәсәлән, Минзәләнеке.

Төп кимчелекләре нидә? Дизайн? Структура? Башкасы?

Бер үзенчәлеккә игътибар иттем. Сайтның йә бизәлеше яхшы, ләкин эчтәлеге аксый, яисә киресенчә. Моның сәбәпләрен аңлату кыенрак.

Бизәлеше яхшы булганнар акча жәлләмәгән, күрәсең. Чөнки яхшы сайт ясау өчен зур акчалар кирәк. Ә эчтәлеккә килгәндә, бәлки, моның белән эшләүче, компетентлы кешеләре юктыр.

Татар театры сайтлары барлыгы ничәү?

Бездә 13 театр исәпләнә. Барысының да диярлек сайтлары бар. Әлегә Кариев театрыныкы гына булдырылмаган. Әмма, баш режиссер белән сөйләштем, ул сайт булачак дип ышандырды. Бу шулай ук акчага бәйле икән.

Сайтлары булмаган театрлар сайтлары булганнардан кимме?

Театр – ул үзе бер дөнья. Шуңа күрә сайт булмауны бик зур югалту дип әйтә алмыйм. Чөнки театрда яхшы спектакльләр бара икән, башка бернинди пиар кирәкми.

Шул ук вакытта театрның нинди генә яхшы сайты булмасын, аның спектакльләре начар, тамашачылар йөрми икән, бу хәлдән сайт кына коткарып кала алмаячак. Сайт – бәлки, читтәге татарларны, яңа тамашачыны кызыксындыру өчен яхшы чарадыр.

Әлеге сайтларга күпме кеше керә?

Моңа артык игътибар бирмәдем. Әмма шунысын беләм – иң күп кеше керүче сайт Камал театрныкы.

Камал театры исемен берничә тапкыр кабатладың. Димәк, татар театрлары арасында ул үрнәк, эталон булып тора?

Әйе, үрнәк була ала дип уйлыйм. Чөнки ул академия театры буларак үрнәк булырга тиеш тә. Бер өч ел элек театрның иске сайты бар иде. Ул яңартылмый, бизәлеше дә ямьсез иде. Менә өч ел эчендә аның яңа сайты бүгенге дәрәҗәгә җитте.

Рус театрларына күз салсаң, аларның сайтларында онлайн режимда билетка заказ биреп була. Бу татар сайтларында бик юк. Бездә моңа ихтыяҗ юкмы?

Бу сервис бер ел элек кенә гамәлгә кертелә башлады. Шунысына сөендем – читтәге театрлар, “Нур” һәм Оренбур театры сайтларында билетны онлайн сатып алырга мөмкин икән.

Мин заказ бирәм икән, акчаларым югалып, спектакльне күрми калырмын дигән куркыныч юкмы?

Билетка онлайн заказ биргәнсез икән, сез билетлы булачаксыз. Ләкин бу хезмәткә әле ихтыяҗ юк. Күрәсең, безнең тамашачы бераз консервативрак. Әлегә аларга билетны кассага барып алу уңайлырак. Бәлки, бу театрның ниндидер тылсымлыгын югалтмас өчендер дә. Традицияләрне саклау. Кассага килеп, алдан билет алу – үзе бер йола!

Әмма бит онлайн-заказга тәкъдим булса, сорау да булыр иде. Күрәбез, залларда яшьләр күп, ә алар барысы да интернетта.

Мин үзем дә онлайн-заказларның үсүен телим, чөнки театр төрле буын тамашачысы өчен эшләргә тиеш. Чыннан да, театрга яшьләрне тарту өчен интернет – бердигән чара.

Интернет ул интерактив. Бу очракта актер белән тамашачы арасында күпер. Кирәкме бу, ничек уйлыйсың?

Татар театрында актерлар бит каяндыр күктән төшмәгән. Барысы да халыктан. Бүген актерларның барысы белән дә аралашабыз, алар барысы да ачык.

Бәлки, кайбер тамашачының турыдан-туры чыгу мөмкинлеге юктыр. Ә интернет актерга мәхәббәт белдерергә, аның белән сокланырга, яисә, киресенчә, тәнкыйтьләргә мөмкинлек бирә. Минемчә, актерларның бу сайтларда утыруы, социаль челтәрләрдә аралашуы, актерны да популярлаштыра, театрны да.

Әдәби тәнкыйть дигән әйбер бар. Бу профессионаллар эше, аерым бер сәнгать дисәң дә була. Сайтлардагы вак-төяк комментлар, чүп сүз бу тәнкыйтькә зыян китермиме?

Минемчә, бу төрле югарылыктагы әйберләр. Тамашачы фикере ул шактый гына субъектив, аның үсеш дәрәҗәсенә карый. Ә әдәби тәнкыйть, театр тәнкыйте – бөтенләй бүтән югарылык. Моңа актерларның мөнәсәбәте дә башка.