АКШ саклану министры Русия сәфәрен кичектерә

АКШ саклану министры Роберт Гейтс Либиядәге хәлләрне күзәтү өчен Русия сәфәрен кичектереп торырга булды.

Бүген Гейтс Русиягә өч көнлек сәфәрен башларга тиеш иде.

Пентагон сәфәрнең кимендә бер тәүлеккә кичектерелүен белдерде.