Русиядә машина йөртүчеләр протест белдерде

Русиянең берничә шәһәрендә машина йөртүчеләр бензин бәяләренең һәм транспорт салымының артуына, “халык гаражлары” дип йөртелгән корылмалар төзүгә ризасызлык белдерде.

Мәскәүдәге протест митингында 300-ләп кеше катнашты.

Чараны Русиянең машина хуҗалары федерациясе оештырды.