Казанда Нәүрүз башланды

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанның халыклар дуслыгы йорты мәгълүматына караганда, республикада яшәүче төрки халыклар бу атнада Нәүрүз бәйрәмен билгеләячәк. Казанда бу бәйрәмне беренчеләрдән булып үзбәк диаспорасы үткәрде.

Татарстанда яшәүче төрки халыклар Нәүрүз бәйрәмен билгели башлады. Казанда бу бәйрәмне беренчеләрдән булып үзбәк мәхәлләсе үткәрде.
Дүшәмбе шәһәр үзәгендә урнашкан “Үзбәкстан” кафесы каршындагы мәйданга меңләгән үзбәк җыелды. Биредә алар үзләренең милли көйләрен, биюләрен башкарды. Бәйрәмгә җыелганнар уңган үзбәк яшьләренең арканнан йөрү осталыгын күзәтә алды. Соңыннан барча халык зур чуен казанда пешерелгән үзбәк пылавы белән сыйланды.