Әфганстанның җиде өлешендә иминлек саклау җирле көчләргә күчә

Әфганстан президенты иминлек саклау эше июль аенда халыкара көчләрдән җирле көчләргә күчереләчәк җиде виләят һәм шәһәрне атады.

Бу чагыштырмача тыныч виләятләр – Кабул, Пәнджшир, Бамиян, шулай ук Һират, Мазари-Шәриф, Михтарлам, Лагман һәм Лашкарга шәһәрләре.

Иминлек саклауны әфган көчләренә тапшыру 2014 елда тәмамланырга тиеш. Шул вакытта Әфганстаннан барлык чит ил гаскәрләре китәргә тиеш.