Сүрия хакимияте халык теләген канәгатьләндерергә вәгъдә итә

Дәраада протест чаралары

Сүриядә киңкүләм халык күтәрелеше дәвам иткәндә президент Бәшәр әл-Ассад халык теләген канәгатьләндерү өчен мөһим карарлар чыгарырга вәгъдә итә.

Президент вәгъдәсен халыкка аның матбугат киңәшчесе Бутайна Шаабан игълан итеп халыкның карарлар чыгаруда катнаштырылачагын белдерде.

Илнең көнягындагы Дәраа шәһәрендә чәршәмбе иминлек көчләре үтергән кешеләрнең җеназасына атнакич 20 меңләп кеше җыелды.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, кичә Дәраада барлыгы бер йөзләп кеше үтерелгән.