Алия татар булып яшәү юлларын эзли

Your browser doesn’t support HTML5

"Үзебез" яңа буын хәрәкәте вәкиле Алия Сабирова рус теле өстенлек иткән мөхиттә татарлыкны саклап калуның яңа юлларын эзли.

Татар мәгарифенә басым арта барганда, татар мәктәпләрен бетереп чыккан балалар бердәм дәүләт имтиханын ана телендә биреп, югары уку йортларында укуларын татар телендә дәвам итә алмаганда, бер төркем активистлар байраклар тотып мәйданнарга чыга һәм сәяси таләпләр куя.

Башкалар исә бүгенге көндә татарның сәяси бәйсезлеге турында хыялланып булмаганын искә алып, бу вазгыятьтә мәдәни мөстәкыйльлекне үстерергә чакыра.

"Үзебез" яңа буын хәрәкәте вәкиле Алия Сабирова рус теле өстенлек иткән Казан мохитендә татар булып яшәүнең яңа юлларын эзли.