Либиядә Каддафи гаскәрләре Мисурат портын кулга төшерергә тырыша

Либиядә Мөәмәр Каддафи гаскәрләре Мисурат портын утка тотканда кимендә биш кеше үтерелгән. Бу хакта гыйсьянчылар “Франс-пресс” мәгълүмат агентлыгына белдергән. Каддафи гаскәрләрне менә ике ай буе инде гыйсьянчыларны Мисураттан бәреп чыгарырга тырыша.

Мисурат – Либиянең көньягында гыйсьянчылар кулында булган бердән-бер шәһәр. Анда яшәүчеләр азык-төлек һәм башка кирәк яраклар белән порт аша тәэмин ителә.

Мисураттагы сугышлар нәтиҗәсендә йөзләрчә кеше үлгән.