Петербур мәхкәмәсе нацилар төркемен хөкем итте

Петербурдагы мәхкәмә “Линкольн-88” дип аталган үтә милләтчеләр төркеменә хөкем карары чыгарды. Алар милли низаг нигезендә үтерүдә гаепләнә.

Әлеге төркем башлыгы Андрей Линок тугыз ел, ә калганнар өч ярым елдан җиде елга кадәр хөкем ителде.

Тикшерү алар 2007 елның августыннан декабренә кадәр 12 тапкыр кешеләргә һөҗүм иткән дип белдерә. Ике тапкыр кеше үтергәннәр.