Сез дә анда булдыгызмы?

6 март 1988 – Кырым татарлары ватаннарына кайтаруны таләп итеп Краснодарда демонстрация үткәрә. Чит ил мәгълүмат чаралары хәбәр иткәннән соң, совет матбугаты да язып чыккан беренче милли протест чарасы

17-18 декабрь 1986 – Алма-Ата үзәгендәге мәйданга каршылык чарасына меңләгән кеше чыга

Июнь 1989 – Молдова Халык фронты молдаван телен дәүләт теле итүне таләп итеп митинг үткәрә

Август 1989 - Казанның Мусин урамында яңа мәчеткә нигез ташы салу чарасы үтә

23 октябрь 1989 – Украинаның халык хәрәкәте милли яңарыш һәм бәйсезлек таләп итеп Киевта демонстрация үткәрә

21 гыйнвар 1990 – Украинаның берләшү турында актына 71 ел тулу уңаеннан өч миллион кеше Львовтан алып Киевка кадәр тере чылбырга тезелә

21 гыйнвар 1990 – Украинаның берләшү турында актына 71 ел тулу уңаеннан Киевның Богдан Хмельницкий мәйданында демонстрация үтә

15 февраль 1990 – Таҗикстанда исламчылар күтәрелеше һәм канлы бәрелешләрдән соң Дүшәнбенең Ленин мәйданында протест чарасы үтә

19 апрель 1990 - Татар яшьләре Казанда Тукай һәйкәле янында митинг үткәрә

30 сентябрь 1990 – Украинаның Бәйсез яшьләр берлеге Киевта "СССР җеназасы" акциясен үткәрә

30 сентябрь 1990 – Украинаның халык хәрәкәте СССРдан аерылып чыгуны таләп итеп Киевта митинг үткәрә

10 апрель 1991 - Грузиянең СССРдан бәйсезлеге игълан ителгәннән соң Грузиянең милли гвардия хәрбие Тифлис мәйданында бии

13 апрель 1991 - Татар милли хәрәкәте мөстәкыйльлек таләп итеп Казанда митинг үткәрә

Май 1991 - Казанның Ирек мәйданында ачлык тоту чарасы үтә

Май 1991 - Казанның Ирек мәйданында ачлык тоту чарасы үтә

Май 1991 - Казанның Ирек мәйданында ачлык тоту чарасы үтә

Август 1991 - ГКЧП көннәрендә Мәскәүнең Калинин проспектында танклар тора

27 август 1991 – Кишенәүдә Молдова Югары шурасының бәйсезлек турындагы карарын хуплап митинг үтә

21 сентябрь 1991 – Азәрбайҗанның бәйсезлеге игълан ителүгә бер ай кала Баку кешесе Ленин сурәте төшерелгән плакатны каезлап төшерә

1 октябрь 1991 – Дубэсарда Днестр буеның Молдовага кушылуына каршылар белән хуплаучылар арасында каршылык чыга

Октябрь 1991 - Таҗиклар 24 ноябрь президент сайлауда барлык намзәтләргә тигез хокуклар бирелсен өчен парламент рәисе Рахмон Нәбиевның урыныннан китүен таләп итә