Истанбулда 48 ярлы ил башлыкларының саммиты башланды

Әлеге саммит Берләшкән Милләтләр Оешмасы канаты астында үтә һәм ул биш көн дәвам итәчәк.

Чарада, БМО мәгълүматларына күрә, кеше башына еллык керем 745 доллардан артмаган ил башлыклары катнаша. Алар арасында Африкадан 33, Азиядән 14 ил һәм Гаити да бар.

Очрашуда ярлы илләрнең киләсе 10 елга үсеш юллары тикшереләчәк.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун, саммитны ачып, азык-төлеккә дөньяда бәяләр үсү нәтиҗәсендә әлеге илләргә ачлык һәм социаль тотрыксызлык яный, дип белдерде.