Бин Ладеннан соң чират Гомәр Муллага җитәргә мөмкин

Талибан башлыгы Гомәр Мулла

Вашингтонда Талибан башлыгы Гомәр Мулла мәсьәләсендә уртак фикергә килә алмыйлар. Иминлек өчен җаваплы вәкилләр хәрби чараларны көчәйтү тәкъдиме белән чыкса, хәрби булмаган рәсмиләр сөйләшүләрне алга сөрә.
“Әл-Каидә” җитәкчесе Осама бин Ладен юк ителгәннән соң, Кушма Штатлар Конгрессының кайбер вәкилләре Пакстанны аны яшерүдә гаепләде. Хәрби көчләр сенат комитеты рәисе Карл Левин фикеренчә, Пакстан җитәкчеләре Талибан башлыгы Гомәр Мулла һәм башка әфган талиблары җитәкчеләренең дә кайда булуын белергә мөмкин. Бу радикалларны юк итү өчен Пакстанның хезмәттәшлеккә барырга теләмәве аңарда борчу уята. Шул ук вакытта АКШ генерал-майоры Ричард Миллс атнакич американ хәрбиләренең киләчәк адымы Талибан башлыгы Гомәр Мулланы юк итү булырга мөмкинлегенә ишарәләде.

Бин Ладеннан күп тапкырлар әңгәмә алу белән шактый танылган һәм “Талибан” хәрәкәтен эчтән яхшы белгән Пакстан журналисты Рәхимулла Йосыфзаи исә “Әл-Каидә” җитәкчесеннән соң чиратта Гомәр Мулланы эзләүгә керешүләре бик мөмкин хәл дип саный.

2001 елны Әфганстандагы идарә Талибан кулыннан алынганнан соң, качып киткән Гомәр Муллага ау шактый кискен төстә барса да, ул әле дә иректә кала. Һәм хәбәрләргә караганда, ул һәм аның көрәштәшләре Талибан Әфганстан җитәкчелегенә кабат кайтыр дип өметләнә.

Берәүләр Гомәр Мулла Пакстанның Кветта шәһәре тирәсендә качып ята дип санаса, икенчеләре “Талибан” башлыгы Карачи каласында дигән фикердә. Әлеге шәһәр качып яту өчен бик уңай. Анда барлыгы 12 миллион кеше яши һәм бу шәһәрнең борынгы тарихында анда яшеренеп ятучы радикал сәяси хәрәкәт вәкилләре шактый булды. Карачи халкы арасында миллионнарча этник пуштуннар бар һәм алар үз кавеменнән булган талибан вәкилләрен качырырга әзер.

Сөйләшүләр башлау мөмкинлеге туды

Гәрчә Пентагонда кайберәүләр Талибан җитәкчелегенә карата хәрби чараларны арттыру кирәклеген әйтсә дә, Вашингтондагы хәрби булмаган рәсмиләр бин Ладен үтерелүеннән соң, гыйсьянчылар белән сөйләшүләр башлау өчен мөмкинлек туды дип саный.

4 май көнне ясаган белдерүендә, Кушма Штатлар Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, хәзер нәкъ дипломатияне алга сөрү вакыты туды дип искәртте. Аның фикеренчә, бин Ладенның үтерелүе “Талибанга” сөйләшүләр башларга яңа этәргеч тудырды.

Вашингтонда урнашкан Американ иминлеге проекты белгече Джошуа Фауст исә Әфганстандагы гыйсьянчылар белән көрәштә дипломатик чаралар артты дигән фикердә.

“Бин Ладен үлеменнән соң кәефләр үзгәрде. Ул нәрсәгә китерер, әлегә әйтеп булмый. Ләкин Обама хакимияте хәрби чарадан тыелып, сәяси чишелеш уйлый дигән фикерләр бар. Бу очракта Гомәр Мулланы инде эзләмәскә мөмкиннәр, ди ул.

Гәрчә соңгы вакытларда Гомәр Мулланың талиблар белән ныклап идарә итүенә бәйле бернинди мисаллар булмаса да, Йосыфзаи әйтүенчә, “Талибан” үз җитәкчесеннән башка бармак та селкетмәячәк. Ул элеккечә “Талибан” вәкилләре өчен иң әһәмиятле идарәче булып кала.

Пакстан үз таләпләрен куя

Әйтергә кирәк Гомәр Мулланың тоткан урыны шактый үзенчәлекле һәм турыдан-туры аңа каршы ниндидер гамәл кылганчы Вашингтон берничә тапкыр уйларга тиеш. Җитмәсә июль башыннан Кушма Штатлар Әфганстаннан үз хәрбиләрен чыгара башларга җыена.

Моннан тыш, бин Ладен үтерелүеннән соң Пакстан АКШның ил суверенитетын бозуда гаепләгән иде. 5 май көнне Пакстан армиясе югары идарәчеләре утырышында баш җитәкче Ашфхад Каяни тагын шундый гамәлләр кулланылган очракта Исламабад Кушма Штатлар белән хәрби һәм күзләү хезмәттәшлеге нигезендәге элемтәләрне шик астына куячагын әйтте.

Йосыфзаи фикеренчә, американ хәрбиләренең Исламабад белән килештерелмичә өстәмә хәрәкәте киеренкелекне арттырырга мөмкин. Аның сүзләренчә, бин Ладенның “сәхнәдән” китүеннән соң, инде проблемнарны хәл итү җиңеләячәк һәм шуңа хәзер араларны бозу һич отышлы түгел.

“Минем уйлавымча, бин Ладен дуслык урнаштыруда киртә булып торды. Белүегезчә, талиблар аны Кушма Штатларга бирү яисә Әфганстаннан җибәрүдән баш тартты. Һәм алар аның өчен бар корбаннарга да әзер иде. Менә хәзер талибларның “Әл-Каидә” белән аралары ерагаячак һәм минем уйлавымча хезмәттәшлек инде элекке кебек үк тыгыз булмас”, ди ул.