Балалар БМО конвенциясен әкият мисалында өйрәнә

Хәзерге заман балалары үз хокукларын белеп үсә.

Бу атнада Татарстанның Зәй районы социаль идарәсендә балаларны БМОның “Балалар хокуклары” конвенциясе белән таныштыру чарасы узды. Анда белгечләр әкиятләр нигезендә балаларга хокуклар һәм аларның үтәлүе яки бозылуы турында аңлаткан.

Апалары аңлатканнарын балалар бик тиз үзләштереп, үзләре дә әкиятләрдә хокук бозу очракларын тапкан, дип хәбәр итә Татарстанның социаль яклау министрлыгы.

“Буратино” әкиятендә балалар озын борынлы малайның белем алуга хокуклары бозылуын таный. “Красная шапочка” әкиятендә балалар, кызыл башлык кигән кызның шәхси тормышына тыкшыну – аның хокукын бозу булып тора, дигән.

Татар халкы әкиятләрендә дә мондый мисалларны күп табып булыр иде.