Мисырның элекке президенты җәмәгате сак астына алынган

Хөсни Мөбәрәк хатыны Сюзанна Мөбәрәк

Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәкнең җәмәгате Сюзанна Мөбәрәк сак астына алынган. Ул кануни булмаган юл белән баюда һәм ришвәттә шикләнелә.

82 яшьлек Мөбәрәк үзе Шәрм-әш-Шәех шәһәрендәге хастаханәдә ята. Аннан берничә мәртәбә сорау алдылар инде.

Шулай ук Мөббәрәкнең ике улына карата да җинаять эше кузгатылган.

Мөбәрәк быел февраль аенда халык күтәрелешләре таләбе белән хакимияттән китәргә мәҗбүр булды.