Казанда барган шахмат ярышында әлегә көчләр тигез

Гата Камский Борис Гельфандка каршы уйный

13 май җомга көнне Казанда шахмат дөнья беренчелегенә намзәтләр бәйгесендә ярымфиналның икенче уеннары үтте.

Борис Гельфандка (Израил) каршы кара төсләр белән уйнаган Гата Камский (АКШ) уен уртасына начар позициядә калса да, ахыр чиктә партияне тигез нәтиҗәгә (½:½) тәмамлый алды.

Ике русияле - Владимир Крамник һәм Александр Грищук арасындагы уен шактый киеренке барды һәм шулай ук тигез нәтиҗәгә (½:½) тәмамланды.

Шулай итеп, әлегә ике парда да хисап тигез - 1:1. Ярымфиналның өченче уеннары шимбә көнне үтәчәк.