Ут капкан Airbus A330 Сингапурда утырды

Һонгконгның Cathay Pacific һава юллары ширкәтенең Airbus A330 очкычы моторында янгын чыгып ашыгыч рәвештә кире Сингапурга кайтып утырырга мәҗбүр булды. Очкычта булган 149 кеше исән-имин чыгарылган.

Очкыч Сингапурдан Индонезия башкаласы Җакартага юл тоткан иде. Һавага күтәрелеп бер сәгать вакыт узганнан соң моторларның берсенә ут капты.

Сингапур һава аланы очкыч сүндерелгәч тә кабат эшли башлады.