БДБ Валюта Фондына җитәкче итеп Казакъстан банкы башлыгы Марченконы тәкъдим итә

Казакъстан үзәк банкы җитәкчесе Григорий Марченко

Минскида җыелган БДБ дәүләтләренең премьер-министрлары Халыкара Валюта Фонды башлыгы урынына Казакъстан үзәк банкы җитәкчесе Григорий Марченконы тәкъдим итте.

Германия канцлеры Ангела Меркель Доминик Стросс-Кан урынына Халыкара Валюта Фонды җитәкчесе вазифасына Европа вәкиле билгеләнергә тиеш, дип белдергән иде.

Нью-Йорк төрмәсендә утырган Стросс-Кан бүген вазифасыннан китүен белдерде. Стросс-Кан җенси җинаятьләрдә гаебен кире какты.