Оренбурлар Казаннан лауреат булып кайтты

"Аманат” ансамбле

Тукай юбилее кысаларында Казанда үткән “Милли хәзинә” икенче Идел буе яшьләр иҗаты бәйгесендә Оренбур дәүләт педагогия университеты студентлары сигез номинациянең икесендә җиңү яулады.

Әлеге фестивальдә Русиянең педагогия югары уку йортларында һәм классик университетларында белем алучы булачак туган тел һәм әдәбият белгечләре катнашты.

Лидия Әбүбәкерова
Бәйгенең максаты: төрле динле, мәдәниятле яшьләрдә үз мәдәниятенә генә түгел, ә тугандаш халыклар мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, дуслыкны ныгыту һәм шулай ук булачак туган тел укытучыларына хөрмәтле караш булдыру иде.

Сигез номинациянең икесендә оренбурлар беренче дәрәҗәдәге ике диплом һәм лауреат билгесенә лаеклы дип табылды.

Җитәкчеләре Оренбур дәүләт педагогия университеты доценты, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Лидия Әбүбәкерова шуларны сөйләде:

“Быелгы фестиваль Тукайның юбилеена багышланды. Оренбурдан баручылар арасында төрле милләт вәкилләре бар иде: рус, казакъ, башкорт, татар. Араларында Тукай иҗаты белән таныш булганнары, булмаганнары да бар иде.

Фестиваль мәгарифнең кире якларын да ачып күрсәтте дияргә була. Моның сәбәпләре дә бар.

Оренбур университетына менә инде ике ел дәвамында татар-башкорт бүлегенә студентлар кабул ителми, без өченче-дүртенче курсларны гына укытабыз, шуның белән милли телләрне укыту туктатыла.

Фестивальгә кире әйләнеп кайтсак, анда без ике ел рәттән катнашабыз.Быел бер рус җырын һәм “ Бәйрәм” дип аталган башкорт биюен алып бардык. "Аманат” ансамбле 1995 елда барлыкка килде. Ул төрле юнәлештә эшли: хореография, җыр, мода күрсәтү. Әлбәттә, составы үзгәреп тора. Мәсәлән, “ Аманат” бию төркемендә алдагы елларда 20 кеше биегән булса, хәзер инде алтыга гына калдылар.Шулай да безнең яшьләр бик сәләтле, биюләрне бик теләп өйрәнәләр”.