Русиядә балалар бакчаларында урыннар таләп итеп өч көнлек ачлык чарасы башланды

Ижауның татар балалар бакчасында

Бүген Русиянең 30лап төбәгендә сыйфатлы мәктәпкәчә белем бирүне таләп итеп ачлык игълан ителде. Өч көн дәвам итәчәк чарада 147 кеше катнаша. Балалар бакчаларының ябылуына ризасызлык чарасын “Русия балаларына – мәктәпкәчә белем алырга мөмкинлек” исемле хәрәкәт оештыра.

Ач торучы ата-аналар һәм тәрбиячеләр 2013 елга кадәр барлык балаларга бакчаларда бушка урын булдыруны, бушка урын җитмәгән очракта акча түләүне, булган балалар бакчаларын “берләштерүне” туктатуны һәм тәрбиячеләрнең эш хакларын төбәгенә карап уртача бер дәрәҗәгә күтәрүне таләп итә.

Рәсми саннарга караганда, бүгенге көндә Русиядә ике миллионлап бала бакчага йөри башларга чират тора.