АКШтагы якшәмбе давылларында 90 кеше һәлак булган

АКШның үзәк өлешләрендә якшәмбе көнне булган давыллар нәтиҗәсендә кимендә 90 кеше һәлак булган.

Рәсмиләр әйтүенчә, Миссури штатындагы Дҗоплин шәһәрендә 89 кешенең үлеме расланган. 50 меңләп кеше яшәгән бу шәһәрнең өчтән бер өлешенә зыян килгән.

Миннисота штатының Минниаполис шәһәрендә дә бер кеше үлгән.

АКШның җиде штатында 330-дан артык кешене үтергән давыллардан соң әле бер ай да үтмәгән иде.