Әхмәдиниҗат нефть эшкәртү корылмасын караганда шартлау булды

Иранның Абадан шәһәрендәге нефть эшкәртү корылмасына президент Мәхмүт Әхмәдиниҗат килгәч шартлау булды.

Шартлау нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, 20-дән артык кеше яраланган. Шартлаудан соң янгын тиз арада контрольгә алынган.

Президентка зарар булмаган һәм аның сәфәре програмы үзгәртелмәгән.

Корылма җитәкчелеге әйтүенчә, казага газ чыгу сәбәп булган. Тишкерү эшләре башланган.