Пакстанда шартлаудан 24 кеше һәлак булды

Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Һанду шәһәрендә хакимият бинасы янында бомбалы машина шартлап кимендә 24 кеше һәлак булды, 45 кеше кеше яраланды. Корбаннар саны артырга мөмкин.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады.