Кыргыз театры Казанда сүзсез тамаша күрсәтте

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда төрки халыкларның “Нәүрүз” фестивале дәвам итә. 1 июнь төнендә Камал исемендәге театр бинасы каршындагы мәйданда Казан тамашачысы Кыргызстанның “Акайын” яшь талантларны үстерүгә ярдәм фонды каршындагы Яшел театр куйган “Икмәк һәм эт” спектаклен карады. Кыргыз халык әкиятенә нигезләнгән бу хикәят сүзсез сәхнәләштерелде.