Гыйрактагы һөҗүмнәрдә 21 кеше һәлак булды


Багдадта һәм Гыйракның үзәк өлешендә бүгенге шартлаулар һәм һөҗүмнәрдән 21 кеше һәлак булды.

Тикритта иминлек хезмәтләре идарәләре урнашкан бина янында интихарчы бомбалы машина шартлатып 17 кешене үтерде. Җирле хакимият белдерүенчә, корбаннарның күпчелеге иминлек хезмәткәрләре.

Багдадның төньяк-көнбатышындагы сөнни өлешендә билгесез кешеләр иртән ике тикшерү капкасын утка тотып өч кешене үтерде.

Багдадның көнчыгышында машина шартлаудан бер кеше һәлак булды, унлап кеше яраланды.