Пакстанда ракета һөҗүмнәреннән 17 кеше һәлак булды

Пакстанның төньяк-көнбатышында Американың читтән идарә ителүче очкычы һөҗүмендә сугышчы дип шикләнелгән 17 кеше үтерелгән.

Пакстан рәсмиләре әйтүенчә, Әфганстан чиге янында сугышчылар лагеры дип шикләнелгән урынга һәм шул тирәдәге бер мәдрәсәгә ике ракета атылган.

Көньяк һәм Төньяк Вәзирстан арасындагы бер авылда бер машинага атылган ракета тагын өч сугышчыны үтергән.