Путин фронтына кермәгән Русия патриотларын урамга куалар

Заһир Хәкимов

Уфада Путинның Халык фронтына кермәгән фирка җитәкчеләре җыелышы узды. Анда “Русия патриотлары”, “Яблоко” һәм тагы берничә фирка бүлекчәсе җитәкчесе катнашты.

Утырышта катнашучылар Халык фронтын төзү дөреслеккә туры килми дип билгеләделәр. Алар фикеренчә, хөкүмәт җитәкчесенең мондый яңгыравыклы сүзләрдән башка да ил һәм халык мәнфәгатенә эшләү өчен мөмкинлеге җитәрлек. Бу сугыш чорында командирлар дошман ядрәсеннән үлмәс өчен алга хатын-кызларны һәм балаларны чыгарган кебек. Фронт бар икән, димәк, партизан хәрәкәте дә булырга тиеш. Кайбер фирка җитәкчеләре партизанлыкка китү мәсьәләсен өйрәнәчәкләрен ирештерде. Ләкин алар моны фирканең Мәскәүдәге җитәкчеләреннән башка эшли алмый.

“Русия патриотлары” фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе башы Заһир Хәкимов шуларны сөйләде:

“Мин бу фронтны бөтенләй аңламыйм. Путин хөкүмәт җитәкчесе генә түгел, ил белән идарә иткән “Бердәм Русия” фиркасе башы, ә бу фирканең парламентта иң күпчелек депутатларга ия икәнен искә алганда, аларга теләгән кануннарын кабул итү проблема түгел. Халык һәм ил файдасына эшләү мөмкинлеге турында әйтүем. Ә ул матди, социаль авырлыклар кичергән гади халыкның күңел кылларында уйнап, фронт белән алдамакчы.

Мин татар оешмалары берлегенең дә ашык-пошык фронтка керүен хупламыйм. Аларны куып дигәндәй керттеләр. Ярар әле, барлык татар оешмаларының да анда кермәве билгеле булды. Халык фронтына менә шундый мөнәсәбәтләрем турында белдергәннән соң басым башланды.

“Коммерсант” гәзитенә биргән әңгәмәмдән соң безгә утырган бүлмәләребезне бушатырга куштылар. Аренда буенча килешү вакыты узмаган иде. Ләкин ишекләребезне ватып кереп, бүлмәләрне ала башлагач, без күченергә берничә көн вакыт сорадык. Әле менә күченү эшләренә керештек”.