Йәмәндә Таиз шәһәре гыйсъянчылар кулына күчте

Йәмәндә гыйсъянчылар илнең икенче зур шәһәре Таизны яулап алды.

Илнең көньягындагы Зиндҗибар шәһәрендә узган төндә хөкүмәт гаскәрләре белән кораллы төркем арасындагы бәрелешләрдә кимендә 15 кеше һәлак булды.

Хәбәр агентлыклары югалтуларның ике яктан да булуын белдерә. Йәмән хакимияте бәрелешләр өчен Әл-Каидә җаваплы дип белдерә.

Җомга көнне яраланган президент Гали Габдулла Салихның Согуд Гарәбстанында дәваланып тиздән илгә кайтачагы әйтелә.