Медведев Русия тикшерү идарәсенә яңа җитәкче куйды

Русия президенты Дмитрий Медведев юстиция полковнигы Александр Щукинны Русия тикшерү комитетының баш тикшерү идарәсе җитәкчесе итеп билгеләде.

Апрель уртасында Щукин әлеге идарәнең башлык урынбасары һәм дәүләт хакимиятенә каршы, шулай ук икътисадый җинаятьләрне тикшерү бүлеге башлыгы итеп билгеләнгән иде.