Бәһрәйндә хакимиятне тәнкыйтьләгән табиблар мәхкәмә алдына баса

Бәһрәйндә дәүләт үзәк хастаханәсенең 34 табибы хөкүмәткә каршы күтәрелешләргә теләктәшлектә гаепләнеп мәхкәмә алдына баса. Табиблар һәм шәфкать туташлары хакимиятнең демонстрантларга каршы көч куллануын халык алдында тәнкыйтьләгән өчен кулга алынган иде.

Туниста һәм Мисырда булган демонстрацияләр йогынтысы белән сөнниләр җитәкчелектә булган Бәһрәйндә дә февраль аенда шигый халыкның күтәрелешләре башланды.

Бәһрәйн җитәкчелеге демонстрантларга карата көч кулланды, илдә гадәттән тыш хәл игълан итте һәм күрше гарәп илләреннән гаскәрләр белән ярдәм сорады. Бәрелешләрдә 31 кеше үлде.