Дагыстанда имам үтерелде

Дагстанның Кизляр районындагы бер авылның имамы Ашурбәк Корбанов үтерелгән.

Дагстан эчке эшләр министрлыгы вәкиле, имам иртәнге намазга барганда аңа билгесез кешеләр аткан, дип белдерә. Тикшерү эше башланган.