Сембер ипподромында 25 ат янып үлде

Якшәмбе иртән Сембер ипподромында чыккан янгында 25 нәселле ат янып үлде. Янгын нәтиҗәсендә ат абзарының зур өлеше янган.

Янгын сүндерүчеләр казаның ике сәбәбен – электр чыбыкларының тәртиптә булмавын һәм ут төртүне тикшерә.

Ипподромда көзен булган бер янгында атларны саклап калып булган.