Qazan radiosi поп-җырларны яратмый

Нур Алиев

"Пәрәвез" кунагы – Qazan radiosi авторы, алып баручысы Нур Алиев. Әңгәмәбез әлеге радионың тарихы, хәзерге халәте, киләчәккә планнары турында булыр.

Интернет челтәрендә күп кенә татар радиолары эшләп килә. Алар арасында “Татар радиосы”, “Курай” радиосы, “Күңел” радиосы – бу инде Татарстан радиолары, Башкортстаннан “Кызыл таң” радиосы һәм башка регионнарда кайбер татар радиолары бар.

Чагыштырмача күптән түгел интернет челтәрендә Qazan radiosi үсеп китте. Һәм инде бүгенге безнең кунагыбыз – әлеге Казан радиосы сайтының авторы дип әйтергә була, аның идея генераторы Нур Алиев.

– “Qazan radiosi”н булдыру фикере, аны шундый форматта кулланучыларга җиткезү идеясе һәм аның кыскача тарихы турында сөйләп китегез әле.

– Аның кыскача тарихы бик еракка барып тоташа, дип әйтер идем мин. Күп кенә тыңлаучылар беләдер, мин үземнем иҗат карьерамны “Курай” радиосын ачып җибәрүчеләрнең берсе буларак башлап җибәргән идем, 7 ел шунда хезмәт ителде.

Әлбәттә, күренерлек уңышлары да бар иде. Ләкин кайбер сәбәпләр аркасында 2003 елда “Курай” радиосыннан китәргә туры килде. Мин әле параллель рәвештә телевидениедә дә эшли идем, минем төп юнәлешем телевидениегә күчте.

Шулай булуга карамастан, бүгенге көндә эфирда яшәп килгән татар радиостанцияләреннән аермалы тагын бер медиаресурс булдыру исәбе бар иде. Ярымсөйләм радиостанция, ярыммузыкаль һәм музыкаль-сәяси станция, дип күзаллый идем мин аны.

Монда бары тик сайланма әсәрләр, чынлап та татар музыка сәнгатенең күренекле авторлары әсәрләрен, һәрхәлдә, бүгенге көн поп-музыкасын минимумга җиткереп, татар классик композиторлары, татар underground музыкасын әйләндерү исәбе бар иде.

Бу хыяллар озак еллар дәвамында башта әйләнеп йөрде. Әлбәттә, телевидениедә эшләү күп вакытны ала, күп игътибар таләп итә. Шундый бер мизгел җиткәндер – су савыты шулай бит: әз-мәз тамчы тамып тора-тора да, ул тулып, ташып чыга – төгәл бер ел элек, былтыр, без шулай ук “Курай” радиосында эшләп киткән тагын бер егетебез Ленар Сөләйманов белән очраклы рәвештә генә элемтәгә кереп, уй-фикерләребезне уртаклашып, шушы радионы оештырып җибәрергә булдык.

– Радионың форматы, андагы тапшырулар белән якыннанрак таныштырып китсәгез иде.

– Аның форматы бик гади. Бу радиода нигездә минем үземә ошаган җырлар яңгырый. Ләкин минем зәвык популяр радиостанцияләрнекеннән аерылып торадыр дип уйлыйм. Шуңа күрә дә безнең эфирыбызда, әйтеп киткәнемчә, безнең күренекле ретро әсәрләр, татар классик композиторлары әсәрләре күп яңгырый. Чөнки мин аларны үзем бик нык яратам.

Монда шактый сирәк очрый торган язмалар яңгырый. Ул да булса фондларда саклана торган язмалар. Аларны, күп очракларда, массакүләм радиостанцияләр яңгыратмый. Монда шулай ук бик күп урын татар underground музыкасына бирелә. Бу рок, рэп, хип-хоп, шансон, транс, ритм-н-блюз һәм башка популяр булмаган музыка юнәлешләре.

Шуның белән башкалардан аерылып торабыз, дип уйлыйм мин. Массакүләм аудиториягә адресланган радиостанцияләрнең нигезендә популяр музыка. Мин инде аны үземчә музыкаль фастфуд дип йөртәм. Ул тиз генә иҗат ителеп, тиз генә яңгыратып, тиз генә онытыла торган җырлар. Мондый әсәрләр безнең эфирда яңгырамый һәм яңгырамаячак.

Хәзер безгә мөрәҗәгать итәләр, хәтта ротация тәкъдим итәләр, трансляцияләү өчен акча тәкъдим итәләр. Ләкин безнең позициябез нык. Әгәр дә музыкаль материал безнең карашка, безнең концепциягә туры килә икән – аның өчен без акча алмыйбыз. Миңа калса, бүгенге көндә татар радиостанцияләре эфирында яңгыраган 80% музыка безнең радио өчен түгел.

– Радио ешлыклары дибез инде, менә сез “интернет ешлыкларында” тапшыруларны алып барасыз. Интернетта дигәч, сезнең интернет-сәхифә бар дигән сүз. Менә шушы сайтның мөмкинлекләре нинди, анда нинди мәгълүмат бар?

Менә мин инде карадым: форумда кулланучылар бик актив, сез әйтеп киткән популяр музыка сораучыларның да хәбәрләрен күрдем. Интернетта менә шундый тапшырулар алып баруның гадәти радиода тапшырулар алып барудан нинди өстенлекләре һәм кимчелекләре бар?


– Безнең бүгенге көндә берничә тапшыру чыга. Төп тапшыруларның берсе – күренекле журналист, Татарстан радиосының хезмәткәре Нәсим Акмал тарафыннан эшләнә торган “Татарстан дулкынында” тапшыруы. Бу махсус чит төбәкләрдә яшәүче татарларга адресланган тапшыру һәм ул бик зур кызыксыну уята.

Аның дәвамлылыгы бер сәгатькә якын. Татар тарихы, сәясәте, ниндидер иҗтимагый процесслар – болар барысы да бу тапшыруда чагылыш таба. Бу, әлбәттә, бик нык уйландыра торган тапшыру. Кунаклары да – бик көчле кунаклар.

Әйтик, мин үзем “Татар музыкасы җәүһәрләре” тапшыруын алып барам. Монда инде әлеге дә баягы уникаль язмалар, беркая да яңгырамаган әсәрләр бар. Аларның күпләре минем тарафтан пластинкалардан цифрлаштырылган. Кызганычка каршы, бик зур пласт музыка югалып бара.

Моннан тыш инде минем тарафтан “Туган йорт” атналык экологик күзәтү чыга. Менә шушы көннәрдә генә без “Человек и природа” республика бәйгесендә II урынны яулап алдык.

– Котлыйбыз!

– Рәхмәт! “Иң яхшы радиосюжет” номинациясендә II урын яуланды. Бу безнең өчен шактый зур уңыш дип әйтәсем килә.

Моннан тыш инде “Иркен сулыш” тапшыруы – без аны бик кызыклы гына башлап җибәрдек. Монысы инде тулысынча альтернатив музыкантларга багышланган тапшыру. Әлфия Бәдретдинова тарафыннан эшләнә.

Шулай ук “Алтын Ника” тапшыруы чыга башлады. Ул күренекле иҗат шәхесләре турында. Яңадан әле җәй дәвамында кызыклы шәхесләр белән очрашулар көтелә.

– Барысы да бик үзенчәлекле, уникаль тапшырулар. Инде гади радиодан өстенлеге буларак тапшыруларның кайберләрен аннары кереп тә тыңлап була.

– Әйе, шушы урында без инде сәхифәгә күчәбез. Минем уйлавымча, безнең сайтыбызның эчтәлеге башка радиолардан аерыладыр, кайсыдыр ягы белән охшаштыр. Һәрхәлдә, күп радиостанцияләр бер үк алымнар куллана.

Ләкин, шул ук вакытта, безнең сайтта, беренчедән, видеотапшырулар карау мөмкинлеге, икенчедән безнең сайтта тавыш бирү мөмкинлеге бар. Бу бик кызыклы әйбер.

Менә син, Раил, күп кеше кереп, популяр музыка сорый, дип әйтеп киткән идең. Без бу хакта тавыш бирүне оештырган идек. Чынлап та популяр музыканы сораучылар бар. Без әлеге сайлау нәтиҗәләрен анализлыйбыз һәм, әлбәттә, аларга нигезләнеп, эфирны төзергә тырышабыз. Ләкин шулай да, классик музыкага, альтернатив музыкага өстенлек бирелә – монысы һичшиксез.

Тиздән сайтка без эфирда яңгыраган тапшыруларны йөкләргә тырышачакбыз. Әгәр дә чыккан тапшыруларны кем дә булса ишетми калса, аларны инде сайтка кереп, тулы форматта тыңлау мөмкинлеге булачак. Алдан ук әйтеп куям: бездә чат юк. Бу боламыкның безнең сайтта кирәге юк дип уйлыйбыз.

Әлбәттә, һәр көнне мәдәният өлкәсенә кагылышлы яңалыклар бирелеп барыла, блоглар бар. Һәр теләгән кеше сайтка кереп, үзенең блогын булдыра ала. Без ничектер америка ачтык дип уйламыйм, әмма да ләкин кулланучылар фикеренчә, сайт шактый уңайлы.

– Менә сайтта видео дип әйтеп киттегез. Шулай киләчәккә карап атлап барсагыз, аны интернет-телевидение дәрәҗәсенә җиткерү планнарыгыз да бардыр әле.

– Раил, андый планнар иң баштан бар иде. Моның өчен безнең техник мөмкинлекләр дә бар – видеокамералар, монтаж өстәлләре һәм башкалар. Ләкин, интернет-радиога әле яңадан интернет-телевидение өстәү бераз иртәрәктер дип уйлыйм. Чөнки моңа әле шәхси ресурслар да кирәк.

“Qazan radiosi” – ул шәхси проект. Аны тартып барырга кесәнең дә шактый калын булуы зарур. Бүгенге көндә бу радиостанция финанс ягыннан тулысынча шәхси кесәгә кайтып кала. Шуңа күрә интернет-телевидение әле соңрак булыр дип уйлыйм. Интернет-радио үз-үзен аклый башлагач.

– Белгәнебезчә, радио да реклама акчасы хисабына яши. Интернетта татар телендәге реклама дәрәҗәсе нинди? Сезгә татар телендәге рекламаны бирүчеләр бармы?

– Бар, алар күп түгел, санаулы гына. Аларның да күпчелеге партнерлык мөнәсәбәтләрендә. Кайдадыр без мәгълүмати ярдәм күрсәтәбез, кайдадыр алар безгә мәгълүмати ярдәм күрсәтә. Ә инде менә коммерция ягыннан алып карасак, бүгенге көндә, минем шәхси фикеремчә, татар интернет-рекламасы югары дәрәҗәдә түгел.

– Чөнки андый реклама бирүчеләр булсын өчен кулланучылар күп булу кирәк, тыңлаучылар булуы кирәк. Рекламаны ниндидер аудиториягә юнәлтергә кирәк. Аудитория зур булса, аның реклама бирүчеләре дә табылыр иде.

– Беләсеңме, миңа калса, татар телле интернет-аудитория ул шактый җитәрлек – күләм ягыннан да, сыйфат ягыннан да яхшы дәрәҗәдә дип уйлыйм мин. Ләкин мин монда аналогия китерә алам. Әйтик, менә 90нчы еллар уртасы. “Курай” радиосында эшли башлаганда шул ук проблема килеп басты – татар телле радио-реклама.

Ул вакытта, гомумән, татар телле радио-реклама юк иде. Без барлыкка килгәч, бу проблема үзеннән-үзе килеп басты. Реклама бирүче рекламасын рус телендә бирергә әзер, татар теленә карата аның мөнәсәбәте тискәре, яки ул бу аудиториягә артык ышанып бетми. Реклама эффектына ышанып бетми.

Ләкин менә бу стереотипны җимерер өчен безгә 4-5 еллап вакыт кирәк булды. Һәм бүгенге көн күрсәтә: татар телле радио-реклама ул шактый югары дәрәҗәдә. Рус телле компанияләр дә рекламаларын татар телендә рәхәтләнеп бирә. Инде хәзер татар телендә интернет-реклама килеп керде.

Ләкин интернетта барысы да күпкә тизрәк бара. Монда ул тагын да тизрәк барлыкка килер, дип өметләнәбез.

– Шулай булуына да карамастан, ничектер әле бу процесслар бик әкрен бара кебек тоела миңа.

Qazan Radiosi’на зур уңышлар теләп калабыз!