Петрозаводски казасында исән калган бала хастаханәдә үлде

Карелия башкаласы Петрозаводски янында булган Ту-134 очкычы казасында һәлак булганнарның саны 45кә җитте. Казада исән калган тугыз яшьлек малай узган төндә хастаханәдә үлде. Җиде кешенең хәле авыр булып кала.

Бүгеннән Карелиядә өч көнлек матәм игълан ителгән. Дәүләтара һава юллары комитеты очкыч казасы урынында табылган кара тартмаларны тикшерә.

21 июньгә каршы төндә “Русэйро” һава ширкәтенең Ту-134 очкычы һава аланына барып җитмичә җиргә төшә башлаган. Каза нәтиҗәсендә 45 кеше һәлак булды.