Русиядә Mazda һәм Fiat җыелачак

Русиянең икътисад үсеше министрлыгы Япониянең Mazda ширкәте белән килешү төзеде. Бу хакта министрлык вәкиле Дмитрий Левченков хәбәр итте.

Килешү нигезендә Приморье төбәгендә елына 25-30 мең машина җитештерәчәк берләшмә төзелә. Проект 80 миллион долларлык инвестиция китерүне күз алдында тота. Яңа берләшмәдә Mazda-6 һәм тагын бер яңа модель җитештереләчәк.

Шулай ук министрлык Италиянең Fiat ширкәте белән дә шундый ук килешү төзегән. Әмма Fiat машиналарының кайда җыелачагы әлегә хәбәр ителми.