Русия Германиядән ит һәм сөт кертүне тыйды

Русиянең авыл хуҗалыгын күзәтү идарәсе (Россельхознадзор) бүгеннән Германиянең 13 ширкәтенең сөт һәм ит ашамлыкларын Русиягә кертүен тыйды.

Тыелган ашамлыкларның күбесе - сөт һәм сөт ризыклары.

Бу карар Германия ширкәтләрендә уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә кабул ителгән. Шулай ук 40 кешенең үлеменә китергән эчәк чиренең чыганакларын тикшерү дәвам итә.