Пакстан британ хәрби белгечләрен куа

Пакстан Британиянең хәрби белгечләренең бер өлешен илдән китүен сораган. Бу хакта бүген Британиянең Пакстандагы илчелеге хәбәр итте.

Кичә “Guardian” басмасы, илнең көньяк-көнбатышында Кветта каласы янында урнашкан 18 британ белгече куылды, дип язып чыкты.

Бу карар белән Пакстан үзенең бәйсезлеген ныгытырга тырыша, дип фаразлана. Май ае башында “Әл-Каида” башлыгы Осама бин Ладен үтерелгәннән соң Пакстан хакимиятләре 120ләп АКШ хәрби белгечен өйләренә кайтарып җибәрде.