Потеев ватанга хыянәттә гаепләнде

Мәскәү бүлгәсенең хәрби мәхкәмәсе Русиянең тышкы күзләү идарәсенең элекке полковнигы Александр Потеевны ватанга хыянәт һәм дезертирлыкта гаепләде. Прокурор аңа җәза итеп 25 ел төрмә сорады. Потеев үзе Русиядә түгел, мәхкәмәдә аңа каршы утырыш ябык шартларда бара.

Элекке полковник АКШ хакимиятләренә Русиянең 10 шымчысын тапшыруда гаепләнә. Узган елның җәендә 10 кеше Русия файдасына күзләүдә гаепләнеп АКШтан куылган иде.